Мораҙым
+24 °С
Ямғыр
ЙӘМҒИӘТ
18 Декабрь 2025, 11:31

Кешелеклелек

Тамсы тама-тама боҙ тишә. Гөлсинәнең көн һайын бала алып тәрбиәләгән бәхетле ғаиләләр тураһында өҙлөкһөҙ һөйләүен ишеткән Фән уның менән килеште. Улар тәрбиәгә бала алған балаларҙы тәрбиәләү мәктәбенә йөрөнөләр, кәрәкле документтарҙы йүнәтеп, оҙак кына бәләкәс бала эҙләнеләр. Һайлана торғас, сәләмәтлеге бик ситкә тайпылмаған, йәше тулып килгән Данисты юллап алып ҡайттылар.

Сания Шәрипова
Кешелеклелек
 
Гөлсинә белән Илдус ныклап дуслашып йөргәнгә, ел тулып килә. Илдус кызга карата игътибарлы һәм ихтирамлы, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Кайчак юк- бар вак-төяккә үпкәләшеп алгалыйлар. Андый хәлләр кем арасында да очрый. Гөлсинә егеткә баштан аяк гашыйк. Мәхәббәтнең төтенсез утында яна. Ул кадерлесенең романтик шартларда, балдак бүләк итеп, кияүгә чыгарга чакыруын күз алдына китереп, уйлары белән хыял күгендә йөзә. Аның хисләрен, әхирәтләре дә белеп, шатлыгын бүлешәләр.
Берчакны Илдус аны авылдан ерак булмаган, юллар чатында урнашкан чәйханәгә җитди сөйләшүгә чакырды. Йөрәге бәхеттән чыгардай типкән, никах сәгате сукканын санап көткән Гөлсинәгә:
‒ Матурым, мине гафу ит. Бу безнең соңгы очрашу. Моны күптән әйтергә тиеш идем. Башка кызны яратам. Мин аңа чынлап торып гашыйкмын, моны яшерүне кирәкми дип саныйм. Аерылышабыз, миңа ачу тотма. Юлыңда үзеңә язган яреңне очратырсың, бәхет телим, ‒ дип әйтеп салмасынмы.
Көтелмәгән хәбәргә кызның кайсыдыр әгъзасы өзелеп төште сымак, үзен каядыр төпсезлеккә түбәнгә очкандай тойды. Шәраблы бокал камырдай йомшаган бармаклар арасыннан әкрен генә идәнгә шуып төште. Менә Илдусы көлеп җибәрер дә, куркытырга теләп, шаярттым дип, әйтерен көтте. Нинди куркыныч шаярту. Ә ул эндәшмәде, өстәлне капланган ап-ак скатертьның бер ноктасына төбәлеп тик утырды.Хыянәтче егетнең, чәйханәдән алып чыгып, көчләп дигәндәй,шундагы таксига утыртып, өйгә озатуын томан эчендәге кебек кенә хәтерләде. Өйгә кайткач, башта идәнгә чүгәләп, аннан ятып елаган кызын әнисе төрлечә тынычландырып карады. Ә баласы бернәрсә турында гына уйлады: яшәмәячәк бу дөньяда. Бу аның тормышында иң шомлы төн булып хәтерендә сакланды. Бәхеткә каршы, Гөлсинә агу да эчмәде, асылынмады да. Иртән салкын су белән юынып, битенә крем, ирененә иннек сөртеп, колак тирәсенә хушбуй бөркеп, үзен тәртипкә китереп, кибетенә эшкә китте. Икенче көнне автомат рәвештә тагы шул ук хәл кабатланды. Ул үзен зомбидай тойды. Кайда яшәгәнен аңламады. Яшиме, куркыныч төш күрәме.Юньләтләп эшли дә алмады, соңгы очрашулары хакында гына уйлады. Сөйгәненә шалтыратып, аның мин дә сагындым, күрәсем килә, кереп алам диюен ишетәсе килде. Шалтыраткычы төймәсенә басып, автоответчикның, абонент недоступен дигәнен тыңлау да күңеленә рәхәтлек бирде. Бергә эшләгән кызлар аның хәленә керереп, күңелен күрергә тырышты: берәүләре Илдусны эт урынына сүкте, икенчеләре үкенәчәк әле, үзләре ышанмаса да, бергә булачаксыз, ‒ дип тынычландырды. Гөлсинә үзен кулга алырга сүз бирде, аннан аулак урын табып, күрсәтмичә елады да елады. Бер коллегасы тышка алып чыгып:
‒ Миндә магия белән шөгыльләнүче, сөйгәнеңне кире үзеңә кайтара ала торган хатынның шалтыраткыч номеры бар. Ул ярдәм итә алачак. Минем аңарда булганым бар. Барып кара, ‒ дип киңәш белән бергә, көчләп дигәндәй, телефон номерын бирде.
Чыннан да хезмәттәшенең, ире читләр белән йөри дигән хәбәрдән соң , анда барганлыгы Гөлсинәнең хәтеренә төште. Аерылышырга җыенып беткәннәр иде. Кинәт ире яхшы якка үзгәреп китеп, яңадан матур яшәп алып киттеләр. Гөлсинә ырым- шырымга ышанмый. Андый нәрсә белән шөгыльләнүче күрәзәчеләрне кеше талаучы алдакчылар исәбенә кертә. Әхирәте үгетли торгач, күндерде, очрашуны оештыруны белеште.
Гөлсинә, адрес буенча барганда, яулыкка уранган-чуранган берәр рус корткасын яки кулбашына чуклы, эре чәчәкле шәл бөркәгән, алтын тешле чегән хатынын күрермен дип уйлады. Ләкин хаталанды. Ишекне ачкач, каршысында әллә ни яшь булмаса да, үзен үзе караган сөйкемле һәм тәрбияле хатын басып торуын күрде. Ул, түргә уздырып, өстәл кырындагы артлы урындыкка утырткач, нинди сәбәп белән килүен сорашты. Кыз чишелеп китәргә ашыкмады. Аның ни дәрәҗәдә белгәнен тикшерергә теләпме, катырак бәрелде:
‒ Сез бит күрәзәче. Ни өчен монда килүемне белергә тиешсез, ‒ диде дорфа гына.
Хатын, иреннәренә көлемсерәү кундырып, чакырылмаган кунагының янәшәсенә килеп басты, уң кулын, йомарлап, кулларына алды һәм күзләрен йомды. Бу бактыручыга сәер тоелды. Багучының я шәмнәр кабызуын, я кәртләргә, я ташларга,шуның ише берәр нәрсәгә тотынырын көткәнгә, бераз каефе төшеп, болай да әлләни зур булмаган ышанычы кәмеде. Ләкин мондый халәт озакка сузылмады. Ни хикмәт, ул дөресен әйткән кебек тоелды. Керәшен хатыны аңа аңлаешлы итеп, егетенең исемен,төс-кыяфәте нинди икәнен, башка кыз янына китүен, анда бәхет тапмаячагын, ул ташлаганнан бирле Гөлсинәнең ниләр кичерүен түкми-чәчми сөйләде дә салды. Бары нигә килгәнен генә әйтмәде. Кыз түзмәде:
‒ Ә сез аны миңа кире кайтара аласызмы?‒ дип сорады.
‒Әйе. Кыенлыгы юк. Ләкин нәрсәгә? Ул сиңа кирәкми. Ул синең язмышың түгел, ‒ дигәч, Гөлсинә аның әйткәнен эшли алмаячагына инанды.
‒ Мин ансыз яши алмыйм. Өзелеп-өзелеп яратам...
Күрәзәче, башын чайкап, җилкәсен сикерткәч:
‒ Үзең кара,‒ дип, Илдусның фотосы белән нәрсәләр эшләргә кирәген метекләп аңлатты.
Гөлсинәдә сүнгән өметләр яңадан яңарды, канатланып, өенә очты. Шул көнне үк багучы кушканнарны, грамм читкә тайпылмыйча, җиренә җиткереп үтәргә кереште. Бары көтәсе генә калды. Ике ай узды. Беркөнне эштән кайтканда, сатучыны Илдусның таныш машинасы куып җитеп туктады. Кыз күпме тилмереп көткән сүзне әйтте.
‒ Сәлам. Хәлләр ничек? Сине озатып куйсам буламы? Синең белән сөйләшәсе бар.
Гөлсинә шатлыктан үләм бугай дип уйлады, аягы җирне тоймады. Шунда кинәт нидер булды. Йөрәге дә дөпелдәп, дулкынланып типмәде, машинага тыныч кына кереп утырды. Илдус үзенең хаклы түгеллеген, ялгышуын, сагынып яшәвен сөйләде; гаебен кичерүен сорады; элекегечә бергә буласы килүе турында антлар эчте. Ни гаҗәп, качаннан бирле тилмереп көткән сүзләрне Гөлсинә әллә ишетте, әллә юк. Сүзләре бер колактан керде, икенчесеннән чыкты. Шунда ул теләсә кайсы минутта үзен кемгәдер алмаштыра алган кешенең кирәкмәгәнлеген ачык аңлады. Ул мәче баласы түгел. Телисең ‒ башка берәүгә бир, телисең ‒ ташлап калдыр, телисең ‒ яңадан кулыңа алып иркәлә. Машина кыз яшәгән капка кырына җитеп, туктады, сөйгәнен төшергәч:
‒ Иртәгә мин сиңа шылтыратырмын, ‒ дигән егеткә, кирәге бармы соң дигәндәй, кулбашларын сикертеп, кереп китү ягын карады. Сөймәгәнгә сөйкәләсе юк, өйгә керү белән, Илдусның шалтыраткыч номерын блакировкага куйды. Чынында аңа кешечә яши белмәгән бу кешелексез адәм кирәкми иде. Эчтән генә күзен ачкан күрәзәчегә рәхмәт укыды.
Вакыт үткәч, йөрәгенә кадалган чыра ярасы төзәлеп, Гөлсинәнең язмыш сукмагында Фән исемле егет очрады. Егерме ике яшендә аңа кияүгә чыкты. Алар киләчәккә матур планнар корды, өй тутырып балалар үстерергә теләде. Уналты ел бергә яшәү дәверендә Гөлсинә авырга узу бәхетеннән мәхрүм булды. Мондый бәхетне татыр өчен, кулларыннан килгәнне дә килмәгәнне дә эшләделәр, баласыз гаиләләр кыйланганны кыйландылар. Төрле шәһәрләрдә дәваланулар, диңгез буена шифаханәләргә йөрүләр, ясалма орлыкландырулар ‒ берсенең дә нәтиҗәсе юк. Врачлар, дөрес кенә диагноз куеп, кемдә гаеп икәнен билгели алмады. Бала тудыра алмаячаклары белән килешүдән башка чара калмады. Балалы өй ‒ базар, баласыз өй ‒ мазар. Гөлсинәнең “әни” сүзен ишетәсе килеп, йөрәге өзелде. Һичюгы балалар йортынан бала алып үстерергә, ирен күпме үгетләсә дә, үз аршыны белән үлчәгән Фәне, аяк терәп, карышты.
‒ Акылыңа кил, Гөлсинәм. Үрдәк йомыркасын тавык басар, бәбкәсе суга качар, дия торган иде безнең әби. Кеше баласын ничек чын күңелдән яратмак кирәк. Җитмәсә аның генетикасы нинди булганын кем белә. Алу белән түгел, аны кеше итеп булмаса... Мондый әйберләр орды-бәрде генә хәл ителми, төптән уйлап эш итәргә кирәк, ‒ дип, мең сәбәп табып, хатынын уйларыннан биздерергә тырышты.
Тамчы тама-тама боз тишә. Гөлсинәнең көн саен бала алып тәрбияләгән бәхетле гаиләләр турында өзлексез сөйләвен ишеткән Фән аның белән килеште. Алар тәрбиягә бала алган балаларны тәрбияләү мәктәбенә йөрделәр, кирәкле документларны юнәтеп, озак кына бәләкәч эзләделәр. Сайлана торгач, сәламәтлеге бик читкә тайпылмаган, яше тулып килгән Данисны юллап алып кайттылар. Теремек җан иясе кайсы ягы белән Фәннең бәләкәй чагына охшап тора иде.
Берничә ай үтүгә, көтелмәгән вакыйга сагалап торган. Кырыкка якынлашып килгән Гөлсинә, күремнәре килүдән тукталгач, тагы гормональ проблемалар туды бугай дип, тест алып тикшереп караса, ике буйлы сызык күрсәткәнен күреп, гаҗәпкә калды. Врачка күренде. Алты атналык авыры бар, башы күккә тия язды. Алладан көн-төн теләп сорап алган беренче корсак. Көтелмәгән, кеше ышанмастай могъҗиза!
Яралгы утыз өч атналык булып, врачка тикшерелергә баргач, бөерләрендә нәрсәдер барын ачыклап, сакланырга дәваханәгә яткырып куйдылар. Биредә хәбәрне күпме генә яшерергә тырышсаң да, үзеңнән алда беләләр, хәл сорашкан булып, җилегең эчеңә үтеп керәләр:
‒ Бәләкәчегез кем белән калды? Ирегез беләндер инде?
‒ Бәләкәч? Данисны әйтәсезмени?
‒Әйе, Данисны.
‒ Ә без аны кире илттек.
‒ Ничек инде, кире илттез?
‒ Ничек алдык, шулай илттек. Шулай яхшырак булыр дип уйладык. Әлегә без аңа ныклап ияләшеп бетмәдек, ул безгә дигәндәй. Безнең хәзер үзебезнең кызыбыз туачак, Аллочка. Рус исеме булса да Алла диярбез инде. Ышанып көткәнгә, Алла бүләк итте аны. Шул хөрмәткә кушабыз, ‒ дип сөйләнгән Гөлсинәнең хикәясенең кызыгы бетеп, авызына карап торып, җиләгән буласы яшь әниләр каядыр таралышты. Мин дә читкәрәк барып бастым. Бака бакылдаганда дәшми тору яхшырак. Мидә башка сыймый, бер уй кайнады. Даниска ничек инде “ияләшмәдек” ? Шулай да була микәнни? Кире илтеп бирергә ул кибет товаре, курчак түгел... Җан иясе. Болай булырга тиеш түгел. Алла сакласын, әллә ни күрерсең.
Укучыларым, сезнең дә тормышта баласыз парларның чит баланы тәрбиягә алгач, гаиләдә үзләренке туу тарихы вариантларын ишеткәнегез бардыр. Күптән инде, миңа бер таныш хатын, бала табу йортыннан кемдер калдырып киткән сабыйны алырга әзерләнеп беткәч, авырга калды. Үзләренекен тапканчы, ире белән аның кырына барып йөрделәр. Азактан бала табу йортыннан сабыйларның икесен берьюлы алып чыктылар. Аптырап, кызыксынучыларга:
‒Ул минем балам. Аяк арты җиңел булды. Шул кыз аркасында мин авырга калдым. Ходайның язганы булыр.Бергә үсәрләр. Хәзер ул безне таный, көтеп тора, бармак ишарәсе белән чакырганга, кулга алырга һәм күтәрергә куша. Шул баланы калдырыймы? Мәңге юк. Бу кешечә булмый,‒ дип, кабат сораштырмаслык итеп авызларын япкан иде.
Кешечә... Кайчак кешеләр нәкъ шулай эшләргә кирәклеген оныталар. Һәркем яши, ләкин һәркем кешечә яши алмый. Кешечә яшәү ул – кеше мәнфәгатьләрен дә кайгыртып, кеше кайгысына борчылып, кеше шатлыгына сөенеп яшәү була. Могаен, Гөлсинә белән Фән дөрес эшләгәннәр диярсез. Теләмичә алган баланы, үзләренеке тугач, тиешенчә яратып та бетермәсләр. Данис бәләкәй әле берни дә аңламый дисезме? Мин ризалашмыйм. Бала корсакта чакта ук иркәләгәнне сизә. Юккамы “Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш”, диләр. Ташландык нәниләр, туу белән, әниләре ташлаганны яхшы тоялар. Биредә ничек булды. Көткән кешеләре килеп чыгып, бәләкәчне кулга алып иркәләделәр, үптеләр, тирбәтеп йоклаттылар. Ә ул уянып китсә, кирәге беткән ‒ хөкүмәт кроватында ята. Сабый да ‒ кеше. Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас. Көн буе кулга алучы юк. Үпмиләр, назламыйлар, кызганмыйлар... Күз алдына китерүе дә авыр. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.
 
 
Автор:
Читайте нас