Мораҙым
+28 °С
Болотло
ЙӘМҒИӘТ
6 Ноябрь 2025, 11:15

Яҙмыштың урау юлдары.

-Духтыр... духтыр... туҡтағыҙ әле, бала үлмәнемени?.. Иҫәнмени?!!Етлекмәй тыуған бала ине лә баһа...

Киң бәдәнле Варвара, шулай сөйләнеп, алпан-тилпән табип артыннан атлады.
-Җитлекмәгән булса да бик таза бала, кайгырмагыз, бар да яхшы булыр. Әнисенең дә хәле яхшы.
-Ярый инде,-дигән булды Варвара, табип кабинетына кереп югалгач:-Җан көеге... баш яфасы,-дип, уфылдап коридордагы кушеткага таянып калды.

Алты ай элек килде Варварага бу бәлә. Күршесе , озын телле Галина,кереп:-Бәбине кайчан алып кайтырга планлаштырасыз.Ыштан күлмәкләр җыйгансыздыр инде?-дип шак катыруыннан башланды.
-Нинди бәби? Ни сөйлисең син?
-Клава кызыңны әйтәм, койма аша әллә ничәрәт косканын күрдем.
-Косса соң... авырлы дигән сүзме? Эченә берәр нәрсә ярамагандыр,-дип Варвара күршесенә яндырып карады.

Кичен кызыннан сорашып, эшнең шулайрак икәнен белгәч, башта утырып елады. Аннан кызын һәм шабашка эшләп йөрегән , хәзер инде эзе-юлы да калмаган егет кисәген, гомүмән, аны гына түгел, бөтен ир-ат затының тетмәләрен тетте.

Кызга Зинаида дип исем куштылар. Тормышларына тынгысызлык, мәшәкәт, авылдашлары алдында битеңне яндырырлык оят китергән бу баланы яратмадылар.Әбисе генә түгел,хәтта әнисе Клава да аңа ана сөюе күрсәтмәде. Баланы кулына бик ярсып еласа, йә ашатыр вакытта гына ала иде.
"Үлсен иде"дигән теләк белән, бу дөньяга туган кыз бала, аның саен, тормышка ябышып яшәргә тырыша иде кебек .
Яшь тулып тәпи китүгә,
Клава, кызын Варварага калдырып,эшчеләр поселогына чыгып югалды. Зина, әбисе ни бирсә шуны ашап, ни кидерсә шуны киеп үсте. Яткырса ятты, йоклады.Тор дисә торды. Хәтта чирләмәде дә.Озын сүзнең кыскасы, чүп үләне кебек үсте ул.
Шулай итеп Зина, әбисе Варварада,җиде яшенә кадәр яшәде.

Ул арада әнисе кияүгә чыгып, яңадан бер малай табырга өлгерде. Менә шул чак кызы исенә төште аның. Ярдәмче кирәк, бала караучы кирәк иде аңа. Шуңа кызын алырга дип авылга кайтты. Әнисен елына бер ике генә күрергә өйрәнгән Зина, аның кайтып төшүенә әллә ни шатлык күрсәтмәде.
-Уууууу, йогышсыз! Бер бала булса йөгереп килеп, әни дип кочаклап алыр иде, бөтенләй чит кешедәй торасың,-дип кызына ачуланып карады Клава.

Зинаиданы озатканда Варвара әбисе күз яшьләрен сөрткәндәй итте. Тик атна азагында, олы улының ике кызы кайтып төшүгә, Зинаның дөньяда барлыгын да онытты.

Кызның да әбисен сагынганы булмады. Авылны, ишек алдында йөрегән чебиләрне сагынып кына күзенә яшь тулгалый иде аның.
Эшчеләр поселогы аңа бик ошамаса да күнде. Мәктәпкә йөри башлагач дус кызлары табылды. Кибеткә ипи- сөткә йөреде, бәрәңге чистартты, бала карашты.
Энесе үсә төшкәч аны балалар бакчасына йөретте:
-Аяк астыңа карап атла! Бер файдаң юк синең, үзәгемә үттең,-дип, олыларча тирги-тирги алып кайта иде ул аны.Малай Зина апасыннан ярату сүзләре бервакытта да ишетмәде. Үзе дә ярату белми үскән кыз , каян аны бирә алсын!?
Дус кызларына әниләре нинди матур сүзләр белән иркәләп дәшүләрен күрә, ишетә иде ул ишетүен. Аның әнисе дә улына куяным, матурым, кряшым дип дәшсә дә , кызы Зинаида бары тик Зинаида булып калды.
Унбиш яше тулгач Зинаида, бу салкын йортны калдырып шәһәргә чыгып китте.

Кондитерлык училищесына укырга керде. Туйганчы тәм-том ашау иде аның бала-чак хыялы. Тулай торакта өч кыз бер бүлмәдә яшәделәр. Дәресләр бетүгә үзеңә үзең хуҗа. Рәхәт иде аңа.Володя исемле егет белән танышып, аралаша башлагач тормыш тагын да матурланды. Хәтта ноябрьның салкын кояшы да, гомердә булмагандай җылы тоелды аңа ул елны. Егете килгән саен, бүлмәдәш кызлары аңлаучан булып, берәр сәгатькә"кызыл почмакка"телевизор карарга чыгып китә торган булдылар.
Володяның татлы теленнән, әлегә кадәр беркемнән җылы сүз ишетергә өйрәнмәгән кыз, эреде дә төште. Үзен бу дөньяда иң бәхетле кеше итеп тойды.
Шулай итеп, иртәләрен күңеле болгана башлавының сәбәбен ачыкларга, бик озак ашыкмаган, дөресрәге соңга калган булып чыкты.
Табиблардан справка алып,бу хәлдән югалып калып, йөзе үзгәргән Володяны култыклап, ЗАГСка барырга туры килде.
Шуның белән кызның бәхетле тоелган вакыты да бик тиз үтеп китте.
Әбисе һәм әнисе белән яшәгән Володяның йортына күчеп, ир хатыны булып дөнья көтә башлады. Аны бик колач җәеп каршыламасалар да, алай караңгы чырай күрсәтмәделәр. Алай гына да түгел пропискага да керттеләр хәтта.
Тулай торактагы кызлар көнләшеп:Зинааа, нинди бәхетле син,шәһәр кешесе булдың бит!-диештеләр. Тик, Володяның йорты шәһәрнең бер читендә, шуңа авыл йортыннан берние белән дә аерылмаганын алар белми иде шул.Бар уңайлыгы тышта, суны да урам башыннан, колонкадан ташырга кирәк иде монда. Тик Зина андый эшкә күнгән, зарланмый-нитми яши бирде. Ике кулына ике олы чиләк тотып су ташыды. Салкын су чайпалып аягына түгелә, ә аңа барыбер. Бианасы авыр күтәрмә дип әйтеп торса да исе китми.. Әнә шулай йөри торгач бәбиен дә югалтты.
Иренең дә кайнар мәхәббәте өч көнлек булып чыкты.Башта эшеннән соңлап кайтты, аннан бөтенләй кайтмый башлады. Ярты ел да үтмәде, мин сине яратмыйм, башта ук яратмый идем,дип,икенче хатын җитәкләп кайтып керде.

Зинаида әйберләрен җыеп, аңа болай да чит булган бу йорттан чыгып китте.Завод ашханәсенә эшкә урнашып, тулай торагында яши башлады. Ашханә тулай торак янында гына, ерак йөрисе түгел. Клуб та якын гына. Кинога барырга була.
Әнисе , үги әтисе,энесе янына сирәк барды. Көтмиләр иде аны анда. Варвара әбисе вафат булды. Башка барыр җире дә сыеныр кешесе дә булмаган яшь хатын шулай яши бирде. Үзен киселгән ипи кисәге сыман тоеп яшәде. Ике тапкыр тормыш башларга тырышып карады, барып чыкмады.Берсе эчкече булып чыкты, икенчесе һәр юбка артыннан сөйрәлгеч булуы җитмәгән, аңа кул күтәрде...
Шулай итеп тагын ун еллап вакыт үтеп тә китте.

Ах туйдырды аны бу тулай торак тормышы, хөкүмәт карауатлары. Утызга җиткәндә кайсы хатын-кызның үз почмагын, үз гаиләсен булдырасы килмәсен инде!?Кемнең үз кухнясында, үз кастрюленә салып аш пешерәсе килмәсен.

Буш вакытларында, завод идарәсендә идән юучы Ася апа янына, кирәк-яраклар бүлмәсенә кереп утыра, эч серләрен бүлешә торган иде Зинаида.Бер вакыт Ася аңа:
-Кара әле, Зина, былтыр апамның кызы бәби тапканда, үлеп китте. Ире Матвей алама кеше түгел, кызын үзе генә үстереп ята. Сиңа карап торам да... әллә таныштырыйммы икән сезне. Эчкече ир түгел, сугыша торган түгел... Уйла әле син. Ул сабый да, карап үстерсәң, сине әнисе дип беләчәк,-дип сөйләнде.

Таныштылар .Зина озак уйлап тормады. Матвей йортына күчте дә куйды.Йортының обойларын яңартып, яңа тәрәз пәрдәләре тегеп элде. Кызы Соняга зәңгәр һәм сары тукымадан ике күлмәк тегеп кидерде. Ире Матвей тыныч холыклы булып чыкты. Хатынны рәнҗетмәде. Эш хакын кайтарып торды.Аңардан да Зина ярату сүзләре ишетмәде ишетүен. Ул сүзләрне ишетергә өйрәнмәгән дә инде ул.Ә менә кызлары Соняның теле "әни" дип ачылды. Шул да аңа бик зур сөенеч иде.
Ә өч яше тулганда кыз урамнан сары тузганак чәчәкләре тотып керде дә:
-Әни, бу чәчәкләр сиңа! Мин сине яратам! Нык итеп яратам!-дип муенына сарылды.
Зинаиданың күзләрен шатлык яшьләре каплады шул чакны. Бәхет яшьләре. Кызны кочагына алып иң татлы ләззәт диңгезендә йөзде ул.

Бер елдан Матвей белән Зинаның, уллары Илюшка туды. Озакламый аларга заводтан зур, якты фатир бирделәр. Матвей улы тугач нык үзгәрде. Хәтта бала югычларына кадәр юып элә торган булып китте. Еласа төнлә Зинадан алда торып баланы кулына алды.Зинага да, гаиләсенә дә ныклы терәк булып китте.

Еллар үтте. Балалар үсте. Матвей белән Зина олыгайдылар.
Бүген Зинаида бакчада, кышкылыкка компот яба. Өстәле тулы җиләк-җимеш. Янында оныклары уйнап йөри.
-Әбием, мин сине яратам,-дип килеп сыена аңа Олясы.
-Мин дә сине яратам!-ди өстәл артында кура җиләге ашап утырган Денисы.
-Мин дә тине лалатам,дип , алар артыннан кабатлый, кечкенә Машенька.
-Мин дә сине яратам,-дип, мыек астыннан елмая Матвей бабай.

Зинаида сиздерми генә күз яшен сыпырып ташлый. Тумыштан ярату күрмәгән кызга, олыгайган көнендә диңгезе белән сөю бүләк иткән язмышына, рәхмәтле ул бүген.

Авторы:Т.Норовкова.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.

Автор:
Читайте нас